Чаллыда тагын һава торышы үзгәрә
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда тагын һава торышы үзгәрә

Синоптиклар җәяүлеләргә һәм машина йөртүчеләргә сак булырга киңәш итә.

Бүген, 29 ноябрьдә һава торышы көндез -4...-10 градусны тәшкил итәчәк. Төнлә 12 градуска кадәр салкынайтачак. Юлларда бозлавык булачак, дип кисәтә ТР гидрометорология үзәге белгечләре.

Пәнҗешәмбе, 30 ноябрьдә һава температурасы төнлә 17 градуска кадәр төшәчәк. Кар явуы ихтимал. 

1-2 декабрьләрдә көнбатыш циклон тәэсире сизеләчәк. Кар, буран, көчле җил көтелә. Көндез бераз җылытачак. Һава температурасы  - 6ка кадәр күтәреләчәк. Юлларда кар боткасы хасил булачак. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев