Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда өстәмә эш урыннары арта

Мебель фасадлары ясый торган компания эшчәнлеген җәелдермәкче була.

Алгарышлы үсеш территориясенең яңа резиденты проектын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. 

Шәхси эшмәкәр Илнур Маннанов җитәкчелегендәге компания 2014 елдан бирле кухня җиһазлары фасады ясау белән шөгыльләнә.  Аена 2,7 мең кв. метр мебель фасады ясарга планлаштыра. 

Бизнес-план буенча 100 млн сум инвестиция җәлеп итеп, өстәмә 21 эш урыны булдырырга җыеналар. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев проектны хуплады. «Без җир участогы бирәбез, барлык мәсьәләләрне хәл итәбез», – диде ул.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Резиденты ТОСЭР