Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда талпан кадалуның беренче очрагы теркәлде

Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итте.

Чаллыда талпан кадалу очраклары теркәлде. 4 апрельдә Кама балалар медицина үзәгенә беренче пациент мөрәҗәгать иткән булса, бүгенге көндә алар 3кә җиткән.
Пациентларга талпаннар шәһәр читенә чыккач кадалган. 
«Әлегеә талпан кадалу очраклары санаулы гына. Әмма дача сезоны башлангач талпннардан зыян күрүчеләр артачак. Төп куркыныч талпаннардан боррелиоза, энцефалит вируслары йогарга мөмкин», – ди КДМЦның травматология бүлеге мөдире Павел Дерендяев.
Үзеңне һәм баланы талпаннардан ничек сакларга: урманнан һәм парклардан кайтакач тән тиресен генә түгел киемнәрнең бөгәрләнгән урыннарын да тикшерегез. 
Табиблар талпаннардан саклану өчен «от клеещей » дип язылган репеллентлар кулланырга киңәш итә.  

фото видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кдмц сак булыгыз: талпаннар