Чаллыда талпаннарга зарланучылар кимеми
Куркынычсызлык чараларын онытмагыз!
Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, республикада талпан кадалу очраклары еш теркәлә. Чаллыда бу күрсәткеч югары — шәһәребездә 319 кеше табибларга мөрәҗәгать иткән.
Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, республикада барлыгы 3249 кеше (шуларның 707се – балалар) талпаннан зыян күргән. Күрсәткечләр буенча алдынгы урыннарда:
• Казан – 986 кеше
• Яр Чаллы – 319 кеше
• Әлмәт районы – 259 кеше
• Түбән Кама районы – 196 кеше
Белгечләр искәрткәнчә, барлык талпаннар да инфекция йөртүче түгел, шулай да саклык чараларын үтәү һәм тешләгән очракта тиз арада чара күрү мөһим.
Нәрсә эшләргә?
1. Талпанны тиз арада чыгарырга кирәк. Моны мөстәкыйль башкару кыен, шуңа табибларга мөрәҗәгать итәргә.
2. Аны тикшерү өчен ФБУЗ «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» лабораториясенә яисә рөхсәте булган медицина оешмаларының ПЦР-лабораторияләренә тапшырырга кирәк.
3. Тикшерү нәтиҗәләре буенча табиб ашыгыч профилактика чараларын билгели һәм сәламәтлегегезне күзәтү астына ала.
Ничек сакланырга?
Республикада парк, сквер һәм ял итү урыннарында талпаннарга каршы эшкәртүләр дәвам итә.
Шулай ук халыкны талпан энцефалитына каршы иммунизацияләү дә дәвам итә: планның 96% үтәлгән, 12 317 кеше прививка ясаткан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев