Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танышу аянычлы тәмамланды

Ир-атка төрмә яный.

Чаллыда яшәүче 36 яшьлек ир-атны ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. Ул “кеше үтерергә теләү” маддәсе буенча гаепләнә. 

3 декабрьдә ул кибеттә 25 яшьлек егет белән таныша. Анысы да хөкем ителгән булган. Танышу хөрмәтенә ир-атлар исерткеч эчемлекләр кулланалар. Әмма дуслык ничек тиз барлыкка килгән, шулай тиз бетә. Араларында конфликт килеп чыга. Ир-атларның 36 яшьлеге икенчесенең күкрәгенә пычак белән кадый. Шул вакытта полиция машинасы үтеп барган була. Гаепләнүчене кулга алалар, зыян күргән ир-атны хастаханәгә озаталар. 

Ир-атка 6 елдан 11 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев