Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда танышырга теләмәгән кызны буып үтермәкче булганнар

Сәбәбе - җавапсыз мәхәббәт.

Чаллыда яшәүче ир-ат 10 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Ул катгый режимлы төзәтү колониясендә утырачак. Сәбәбе җитди - җавапсыз мәхәббәт. 

Ул танышырга теләмәгән кызны егытып буа. Кычкырмасын өчен авызын каплый. Үтерәчәге турында әйтә. Үзе исерек хәлдә була. Бәхеткә, кыз ярдәм сорап кычкырырга мөмкинлек таба. Ир-ат тизрәк урыннан кача. Хокук сакчылары барыбер эзенә чыгалар. 

Суд утырышында, ул үз гаебен танымаган. Танышырга тәкъдим ясагач, кыз рәнҗетерлек итеп баш тартты дип аңлаткан. Искәртергә кирәк, ир-ат моңарчы да җинаять җаваплылыгына тартылган булган. 

Фото stolicaonego.ru сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять