Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татар егете - 2023» бәйгесе финалистларын ачыкладылар

Сайлап алу турында республиканың төрле район-шәһәрләреннән 26 егет катнашты.

Бүген Чаллыда төбәкара "Татар егете - 2023" бәйгесенең сайлап алу туры үтте. Әлеге чара калабызда инде 21 ел рәттән уздырыла. Анда төрле район-шәһәрләрдән 16 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге 26 егет катнашырга теләк белдерде. 

Беренче турда егетләр жюри әгъзаларына үзләре хакында видеопрезентация, эссе һәм  "Татары в тренде" дигән кыска ролик тәкъдим итте. Аларның нәтиҗәләре буенча финалга 11 егет сайлап алынды. Бәйгенең йомгаклау этабы 25 мартта "Шатлык" яшьләр үзәгендә үтәчәк.

"Узган ел "Татар егете - 2022" исеменә Балтач районы Бөрбаш Сәрдегәне авылы егете Инсаф Халиуллин лаек булган иде. 35 егет арасыннан ул абсолют җиңүче булды. Аннан соң да бик күп бәйгеләрдә уңыш казанды. Бүгенге көндә ул Фирдүс Тямаев төркемендә эшли", - дип сөйләде проект өчен җаваплы белгеч Лилиана Арсланова. 

Шунысы да билгеле, шәһәрдәшебез ТРның атказанган артисты Илнур Гомәров, Чаллы татар дәүләт драма театры директоры Рәсим Хафизов та төрле елларда әлеге бәйгедә җиңү яулаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев