Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татар егете»н сайладылар

«Бу исемне горурланып йөртегез, буыннарга тапшырыгыз», – диде баш хөкемдар, артист, драматург Булат Сәлахов егетләрне бүләкләгәндә.

25 мартта Чаллыда төбәкара "Татар егете-2023" бәйгесе узды. Традиция буенча чара "Шатлык" яшьләр үзәгендә үтте. Финалда төрле район-шәһәрләрдән 12 егет көч сынашты.

Бәйгедә егетләрнең белемнәре, сәләтләре, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары, җитезлекләре һәм тапкырлыклары бәяләнде. Шулай ук жюри аларның егәрлекләрен дә сынады: яшьләр кадак та какты, кул да көрәштерде. 

Барлык балларны санаганнан соң, егетләрнең һәркайсы аерым номинациядә җиңүче дип танылды. 

Балтач районыннан Алмаз Бәширов – "Тел остасы",  
Әлки районыннан Булат Вәлиев – "Шаян егет", 
Апас районыннан Илназ Вахитов – "Тапкыр егет",  
Назыйр Вәлиев – "Иҗади егет", 
Мөслим районыннан Илвир Габдрахманов – "Моңлы сандугач", 
Илназ Мурзаханов –"Милли җанлы егет", 
Ислам Мухсинов – "Иң көчле егет" 
Әлмәттән Илназ Галәлетдинов – "Зирәк егет", 
Кама Тамагы районыннан Салават Кадыйров – "Зыялы егет", 
Әлки районыннан Илсаф Хисамов – "Бию остасы", 
Чаллыдан Таһир Шайдуллин – "Иң талантлы егет"
исеменә лаек булдылар.

"Татар егете-2023" титулын исә Кукмара егете Рәмис Габидуллин алып кайтып китте.

Рәмис бүгенге көндә Казан медицина көллиятендә белем ала. 

Шулай ук, бәйгедә җанатарлар игътибарын казанган егетне дә ачыкладылар. Мәгълүм булганча, финалистлар өчен социаль челтәрләрдә дүрт көн дәвамында тавыш бирү барды. Аның нәтиҗәләре буенча Әлки районы егете Булат Вәлиев җиңүче дип танылды.

Жюри әгъзалары сүзләренә караганда, быелгы катнашучылар бик көчле. "Һәр егеткә "Татар егете" исемен бирерлек. Бу исемне горурланып йөртегез, буыннарга тапшырыгыз", – диде баш хөкемдар, артист, драматург Булат Сәлахов.

Жюри составындагы “Татар егете-2004” җиңүчесе, ТР атказанган артисты Илнур Гомәров, “Күңел” радиосының баш редакторы Лилия Мәхмүтова, Мәгариф идарәсенең милли бүлек башлыгы Наилә Миначова, ТР атказанган артисты Рушания Сабирова, “Шәһри Чаллы” журналисты Айзирә Имамова да катнашучыларга изге теләкләрен ирештерделәр. Киләчәктә дә милләтебезнең асыл уллары булып, туган телебез, мәдәниятебез үсешенә саллы өлеш кертеп яшәүләрен теләделәр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев