Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татар кызы-2025» бәйгесенең җиңүчесе билгеле

Ул - «Адымнар» гимназиясе укучысы.

Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта "Татар кызы - 2025" бәйгесенең финалы узды. Анда 5-8нче сыйныф укучылары катнашты.  Әлеге чараны "Ак калфак" бөтендөнья татар хатын-кызлары берлегенең Чаллы бүлеге лицей-интернат белән берлектә татар телен, милли гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү максатыннан оештыра.  

Быел финалга 9 кыз чыккан иде. Алар татар телендә инша язу, тамбур инәсе белән чигү, токмач кисү, иҗади номер, сөйләм теле буенча осталыкларын күрсәттеләр. 

Шунысы сөенечле - кызларның барсы да татар телендә камил сөйләшә. Җыр-биюгә дә оста. 

Уңган-булганнар да.  Күз явын алырлык матур кул эшләрен күргәзмәгә куйганнар. Алар ясаган әйберләргә жюри әгъзалары 5 балл куйдылар. 

Чаллы мәгариф идарәсенең  баш белгече Наилә Миначова бәйгедә катнашучыларга: "Сез барыгыз да җиңүчеләр. Финалга узу өчен укытучыларыгыз белән бергә күп көч, тырышлык сарыф иткәнсез. Күпме конкурсларда җиңгәнсез. Барыгыз да активлар. Елдан-ел камилләшәсез. Татар телендә матур итеп сөйләшәсез. Барыгыз да татар халкына хас сыйфатларга ия. Сезнең белән эшләгән укытучыларга, әти-әниләргә рәхмәт", - диде.

Ул шулай ук бәйгене оештырган һәм матур итеп уздырган өчен 84нче лицей-интернат коллективына рәхмәт белдерде. 

Дулкынландыргыч мизгел. Чаллының "Татар кызы - 2025" исеменә кем лаек булыр? Бәйге булгач, җиңүчене дә билгеләргә кирәк. Жюрига бу эш җиңел генә бирелмәде. "Адымнар" гимназиясе укучысы Сөембикә Шәрипова җиңүче дип табылды. Аны бәйгегә укытучысы Эльмира Камаева әзерләгән. 

Икенче урында - 14нче мәктәптән Айсылу Ильясова, өченче урында - 24нче мәктәптән Амелия Нотфуллина. 

54нче гимназиядән Самирә Имамиева - "Иң талантлы", 16нчы мәктәптән Лиана Сафина-  "Иң зәвыклы", 42нче мәктәптән Ильвина Вәлиева - "Иң җитез", 62нче мәктәптән Зәлинә Исламова - "Иң белемле", "Калкан" лицееннан Айсылу Габидуллина - "Иң зирәк", 84 лицейдан Камилә Ибраһимова "Иң сәләтле" кыз дип табылды. Аларга диплом һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. 

"Рәхмәт" кибете җитәкчесе Алсу Рәхмәтуллина Айсылу Ильясова белән Камилә Ибраһимовага  бик матур яулыклар бүләк итте. 

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Чулпан Арсланова Ильвина Вәлиеваны театрга билет белән бүләкләде.

“Туган телебездә камил сөйләшкән, җыр-биюгә оста, уңган кызлар булганда татар милләте яши әле. Шундый балалар тәрбияләгән ата-аналарга рәхмәт. Без бәйгенең иганәчеләре шәһәр советы депутаты Әхәт Галаутдиновка, "Базар-мазар" рестораны коллективына, хезммәттәшлек иткән өчен ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафинга, Чаллы татар дәүләт драма театры коллективына, мәгълүмати партнерларбыз "Шәһри Чаллы" һәм "Көмеш кыңгырау" газеталары коллективларына рәхмәтле", - диде Г.Акыш исемендәге лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф “Ак калфак" "Татар кызы-2025"