Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Татарча диктант» яздылар

Әлеге акция 3 көн дәвам итәчәк.

Бүген Чаллы укучылары, студентлар, мөгаллимнәр, "татар телен беләм" дип санаган һәркем үзен сынап карый алды. Алар "татарча диктант" яздылар. 40нчы мәктәпнең 8-11 сыйныфта укучыларына Рөстәм Галиуллинның "Таҗеддин Ялчыгол" әсәреннән өзек тәкъдим ителде. 

“Татарча диктант” акциясе - Татарстан, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. Быел ул сигезенче тапкыр оештырыла.  Әлеге чарада һәркем катнаша ала. Узган ел үз көчен бер миллионнан артык кеше сынап карый алды. Диктантны 31 ил һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез язды.

"Татарча диктант" язу акциясе 15 октябрьга кадәр узачак. 




 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев