Чаллыда 2 ел ярымнан ТОР бетә
Алгарышлы үсеш территориясендә эшләргә теләүче эшкуарларга ашыгырга киңәш иттеләр.
Чаллыда алгарышлы үсеш территориясе (ТОР) оешуына быел 10 ел була. Шул уңайдан башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталья Кропотова нәтиҗәләр ясады.
Бүгенге көндә алгарышлы үсеш территориясендә 50 предприятие эшли. Гомуми инвестицияләр күләме – 49 млрд сум. 10 ел эчендә шәһәрдә 10 меңнән артык эш урыны булдырылды. Наталья Кропотова резидентларның 88 проценты Россия предприятиеләре булуын ассызыклады.
Быел республика комиссия утырышында 9 проект каралган. Резидентларның дүртесе – 218 эш урынлы бизнес оештырмакчы. Инвестицияләр күләме – 600 млн сумнан артык.
«ТОР эшчәнлеген бәяләүнең төп критерийларының берсе – бюджет нәтиҗәсе күрсәткече. Чаллы резидентларының салым түләүләре 35,9 млрд сумны тәшкил итте. Бу бирелгән преференцияләр күләменнән 2,4 мәртәбә артыграк. Салым күләме буенча «Хайер Индастри РУС», «Чаллы торба заводы», «ТЭМПО «КМК», «Кама «АПК» һәм «изоляция торба заводы» кебек предприятиеләр лидер», – дип белдерде Наталья Кропотова.
Алгарышлы үсеш территориясе тагын 2,5 ел дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә эшмәкрләр проектларын тәкъдим итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев