Чаллыда торакның квадрат метры уртача 50 мең сум тора
Быел 13 күпфатирлы торак йорт куллануга тапшырылган
Чаллыда төзелеш эшләренә рөхсәт иң күбе күпфатирлы йортлар төзелешенә бирелгән (35%). Ел дәвамында 320 мең кв.м. торак төзелергә тиеш. Социаль ипотека программасы буенча 3 йорт куллануга тапшырылачак. Фатирлар 78/02, 69/19, 69/22 йортларында биреләчәк.
КАМАЗ оешмасында эшләүчеләр өчен 6 күпфатирлы йорт төзү каралган. Аларның яртысы инде узган елларда куллануга тапшырылды. Тагын өчесе быел әзер булачак. Йортлар 78 нче микрорайонда төзелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев