Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда төзелүче яңа мәктәпләргә укучыларны кайчан җыячакларын хәбәр иттеләр

Бүгенге көндә объектларда төзелеш эшләре бара.

1 сентябрьгә Чаллыда һәрберсе 1 501 урынга исәпләнгән ике мәктәп төзеләчәк.  Аларның берсе 34 нче микрорайонда , икенчесе "Притяжение" микрорайонында (Орловка бистәсе) сафка басачак. Һәр объект якынча 2,7 млрд сумга төшә.

Әлеге мәгариф учреждениеләренә укучылар кабул итү җәйгә табарак оештырылачак. Бу хакта шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин хәбәр итте.

Җитәкче сүзләренчә, бүгенге көндә объектларда төзелеш эшләре дәвам итә. Шулай ук җитәкчеләрне раслау процедурасы бара. Бу чаралар тәмамлангач, укучылар җыю башланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев