Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда транспорт идарәсенә яңа җитәкче куйдылар

Кандидатны 2 елга якын эзләделәр.

Чаллы хакимиятендә кадрлар алышынды. Хакимияттә тагын ике идарәдә башлыклар билгеләнде. Ольга Абдуллаева һәм Вячеслав Фролов.
Ольга Абдуллаева мәгариф идарәсенең гомуми белем бүлеге башлыгы итеп билгеләнде. Бу урынны биләгән Лидия Золоторева 6 июльдә вафат булган иде. 

Ольга Абдуллаева 1982 елда Чаллыда туган, Алабуга дәүләт педагогия университетын, Казан федераль университетын тәмамлаган. Мәгариф системасында 20 елдан арытк эшли. Башта 44нче мәктәптә биология укыткан, аннары 6нчы мәктәпнең директоры урынбасары булып эшләгән.
Вячеслав Фролов транспорт һәм элемтә идарәсе башлыгы булды. Аңа 30 яшь. КФУның «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше буенча белем алаган. Башкарма комитета юл хуҗалыгы секторында беренче категорияле белгеч булган. Берничә ел эчендә җитәкче дәрәҗәсенә ирешкән. Ул мэр һәм башкарма комитет җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. «Муниципаль идарә өлкәсендә яхшы хезмәткәр» исеменә лаек булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кадрлар Чаллыда яңа җитәкче