Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда вандаллар тагын шәһәр милкенә зыян салганнар

Бу юлы автомат су сибү системасын сафтан чыгарганнар.

Чаллыда вандаллар тагын шәһәр милкенә зыян салганнар.

«Ике кеше «Азатлык» мәйданында су сиптерә торган системаның спринклерларын ватканнар. Яшь ленинчылар бульварында да шул ук хәл кабатланган. Вандаллык очрагы буенча полициягә хәбәр ителгән. Барлыгы 22 сплинкерга зыян килгән, – диде «Ял һәм мәдәният паркы» МУПы директоры Илья Черкашин. – Ватылган сплинкерлар төзәтелде. Хәзер автоматик су сибү системасы штат режимында эшли.»

Автоматик су сибү җайланмалары шәһәр казнасына 13 млн сумга төшкән. Алар «Азатлык» мәйданында, Шишкин һәм яшь ленинчылар бульварында эшли.
Илья Черкашин шәһәрдәшләрне һәм Чаллы кунакларын шәһәр милкенә сакчыл карашта булырга чакырыды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вандаллык