Чаллыда каракларны эт белән таптылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда каракларны эт белән таптылар

Караклар зыян күрүченең күршеләре булып чыкты.

ГЭС бистәсендә яшәүче 45 яшьлек хатын-кыз велосипедын урлауларына зарланып полициягә мөрәҗәгать итә. Салынган зыян күләме 8 мең сум була. Урынга хокук сакчылары, эт белән кинолог килеп җитә. Якын-тирәдәге кешеләрне сораштыралар. Ахыр чиктә җаваплы эшкә этне җигәләр. Ул ис буенча хокук сакчыларын ломбардка алып килә. Велосипедны 36 һәм 40 яшьлек ир-атлар урлавы ачыклана. Икесе дә зыян күргән хатын-кызның күршеләре булып чыга. Берсе өске катта яши, икенчесе күрше йорттан. 

Ир-атлар гаепләрен таныйлар. Аларга карата “Урлау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Хәзер 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү яный. 
Искәретергә кирәк, хатын-кыз велосипедын тамбурда бәйләмичә генә калдырган булган. Хокук сакчылары игътибарлы булырга чакыра. Велосипедларны чылбыр, замок яисә фиксаторлар белән бәйләп куярга киңәш итә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев