Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда велосипедчы кызны бәрдереп үтергәннәр

Мәрхүмәнең шәхесе ачыкланмаган.

Бүген көндезге 11 сәгать 10 минутта Чулман проспектында, "Профилакторий” тукталышында юл-транспорт һәлакәте була. 

 «Фиат Дукато» автомобиле йөртүчесе "Stinger” велосипедында барган кызга бәрдертә. Кыз алган җәрәхәтләрдән һәм яралардан ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә үлә. 

Чама белән 15-19 яшьлек кызның  өстендә ачык төстәге футболка һәм шортик булган.  Әлегә кызның шәхесе ачыкланмаган. 

Мәрхүмәнең   REALME телефоны изелеп беткәнлектән, мәгълүмат алып та, шалтыратып та булмый.

Чаллының ГАИ хезмәткәрләре вафат булган кызны белүчеләрнең 88552511814 телефонына (ГАИның дежур частенә ) шалтыратуларын сорыйлар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр юл транспорт һәлакәте бала үлеме