Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ветеранны 101 яшьлеге белән котладылар

Бөек Ватан сугышы елларында ул фронттагыларга носки, бияләйләр бәйләгән.

Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Фәүзия Гыйләҗевага 101 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән балалары, оныклары гына түгел, Үзәк район башлыгы урынбасары Эльмира Гыйльметдинова, 39нчы бистә территориаль иҗтимагый совет рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова да котлады. 

Алар ветеранга чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Фәүзия Гыйләҗева үрнәк тормыш юлы узган. Чистай районы Каргалы авылы кызы 1940 елда медицина училищесына укырга кергән. Тик аңа укуын тәмамларга насыйп булмый. Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйсы белән әтисе сугышка китә. Кыз укуын ташлап әнисенә булышырга авылга кайта. Сугыш елларында хисапчы булып эшли, буш вакытларында фронтка носкилар, бәйли. Шулай итеп Бөек Җиңүгә үзеннән өлеш кертә.

Гомере буе сәүдә системасында эшләп лаеклы 1978 елда лаеклы ялга чыга. Фидакарь хезмәте өчен рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнә. 

2016 елда ул Чаллыга күченеп килә. Ире белән 5 бала тәрбияләп үстерә. Бүгенге көндә Фәүзия Сәхап кызы  ул 10 онык һәм 11оныкчыкның яраткан әбисе. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чаллы ветеранга 101