Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда видеокамералар ярдәмендә 200гә якын җинаять ачыкланды

“Куркынычсыз шәһәр” системасы эшчәнлеге турында Раил Нәҗмиев сөйләде.

200гә якын җинаять ачыкланды, меңнән артык хокук бозулар теркәлде... “Куркынычсыз шәһәр” системасын хокук сакчылары уңай бәяли. Ул бөтен шәһәрне күзәтеп торырга ярдәм итә диләр. Чаллыда гына әлеге серверга 3704 камера тоташтырылган. Видеокүзәтү җайланмалары парк, сквер, халык күп йөри торган бөтен җәмәгать урыннарда бар. 

Камералар аеруча вандалларны ачыклауда ярдәм итә. "Берәүләр балигълык яшенә җитмәгәннәр белән эшләү бүлегендә исәптә тора, икенчеләре административ җаваплылыкка тартылды. Бу зыян китереп, качырга ярый дип уйлаучыларга кисәтү булып тора. Качып булмаячак!" - ди мэр. 

Наил Мәһдиев "Акыллы домофоннар"ның да әһәмиятен әйтеп узды. Алар да йорт ишегалларындагы бөтен ситуацияне яздырып бара. 

“Моннан тыш, көн саен Ф. Табеев һәм Г. Тукай исемендәге яр буйларына, Энтузиастлар бульварына 10 полиция хезмәткәре, җәмәгать тәртибен саклаучы 8 хезмәткәр чыга. Хокук бозулар ачыкланып тора”, - дип сөйләде Эчке эшләр министрылыгының Чаллы идарәсе башлыгы урынбасары Раил Нәҗмиев. 

Фото шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев