Чаллыда Качману бәйрәме уңаеннан коену урыны билгеле
Ул Мәләкәс елгасында.
Чаллыда Качману бәйрәмендә салкын суда коену урыны әзер. Ул Мәләкәс елгасының Серафим Саровский храмы янындагы урынында.
Шәһәр хезмәтләре, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре коену урынын тикшерделәр.
Анда киенү-чишенү урыны бар. Чәй эчү урыннары ясалган.
Бу эшләрне Комсомол районы белән берлектә «Кориб», «Автокама», «Макскам», «Нико», «Далини», «Промвест», «Техноресурс»компанияләре, шәхси эшмәкәр Марат Хайбуллов, «Автомобиль юллары" һәм "Ял һәм мәдәният паркы" предприятиесе башкарды.
Скульптор Ильмир Нурмыев кар һәм боздан кисеп ике архангел ясаган.
ГИМС хезмәткәрләре бозның калынлыгые тикшерделәр. Ул 40 см.
19 январьдә 10 сәгать 30 минутта С.Саровский храмыннан Крестный ход башлана.
Фотолар шәһәр хакимиятенең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев