Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хакимият бинасын ремонтлау кайчан тәмамлана?

Мәктәпләр, балалар бакчалары, административ биналар ремонтлана.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Мансур Фәттахов быел ремонтлана торган объектлар турында да сөйләде. 
2026 елда 55, 58нче мәктәпләр, 78 лицей, «Алсу» балалар бакчасы, 2нче балалар музыка мәктәбе капиталь ремонтлана. Мәгариф учреждениеләрендә ремонт тәмамлану алдында. Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу объектлардагы эшләрне яңа уку елына өлгертү бурычы куйды. 
Тиздән Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында һәм хакимият бинасында ремонт тәмамлана. Бу объектларда барлык эшләрнең 90 проценты башкарылган. Аларны 21  августта файдалануга тапшырырга җыеналар. Чаллының – 400, автогиагантта беренче «КАМАЗ» йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган чараларда ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Концертлар залы