Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Халык программасын тормышка ашыру буенча нәтиҗәләр ясадылар: «Алда башкарасы эшләр күп. Нәтиҗәгә эшлибез»

Автокалада «Бердәм Россия» партиясенең Халык программасының соңгы 5 елда үтәлешенә нәтиҗә ясадылар.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев "Нәтиҗәгә эшлибез!" муниципаль форумындагы чыгышын "Алда башкарасы эшләр күп. Нәтиҗәгә эшлибез!"- дигән сүзләр белән тәмамлады. Автокалада "Бердәм Россия" партиясенең Халык программасының соңгы 5 елда үтәлешенә нәтиҗә ясадылар һәм шәһәрнең киләчәк үсешенә өстенлекле юнәлешләрне билгеләделәр.Форумда Чаллы мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Россия Герое, полковник Александр Лапин, Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова, хакимият, предприятиеләр, социаль яклау учреждениеләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, партия активистлары катнашты. 

Чаллы мэры Наил Мәһдиев форумны ачып, 2026 елның Чаллы өчен мөһимлеген искәртте. Быел автокала үзенең 400 еллыгын һәм автогигантта беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгуның 50 еллыгын билгеләп үтә.  Ул автокала тарихының хезмәт кешесе, бердәмлек һәм үсеш тарихы булуын ассызыклады. 

Мэр үзенең чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә аерым игътибар бирде. 

Бүгенге көндә "Бердәм Россия" фракциясе депутатлары тәкъдиме беләр хәрбиләр һәм аларның гаиләсе өчен 40тан артык социаль ярдәм чарасы гамәлдә. Хәрбиләрнең гаиләләре даими игътибарда, ә кайткан хәрбиләр өчен СВО ветераннары советы булдырылды. Ул уңышлы эшли. 

5 еллык эш нәтиҗәләренә килгәндә Наил Мәһдиев бу вакыт эчендә шәһәрдә 172 күпфатирлы йорт төзелүен, 609 йортның капиталь ремонтлануын, "Безнең ишегалды" программасы буенча  572 ишегалдының тәртипкә китерелүен, 215 "НефАЗ" автобусы алынуын, трамвай паркын яңарта башлауларын әйтте. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде. Сәламәтлек саклау өлкәсендә масштаблы проектларның тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Алда Кама күппрофильле 5 нче хастаханәне төзү бурычы тора.

Мэр "Бердәм Росмия" партиясенең Чаллы бүлегенең республикада иң зур булуын әйтте. Бүген аның сафларындагы  15 меңнән артык кеше партия проектларын тормышка ашыруда актив катнаша. Шәһәрдәшләргә ярдәм күрсәтә һәм Чаллы үсеше өчен эшли. 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Халык программасындагы шәһәрдәшләр тәкъдиме белән кертелгән төп объектларның өзлекле рәвештә тормышка ашырылуын әйтте. 

Уртак хезмәт нәтиҗәсендә йогышлы авырулар хастахвнәсе капиталь ремонтланды, мәдәният учреждениеләре, яшьләр үзәкләре яңартылды, яшьләр үзәкләре капиталь ремонтланды, заманча спорт объектлары төзелде. Шәһәр инфроструктурасы  үсеше өчен эшләр дәвам итә. 

Ул шулай ук Думада гаиләләргә ярдәм, икътисад үсеше, илнең оборона сәләтен ныгыту һәм милли максатларга ирешү буенча кануннар чыгару эше  турында да сөйләде.

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин республика җитәкчелегенә  һәм Чаллы халкына хәрбиләргә  даими ярдәм өчен рәхмәт әйтте. Ул нәкъ Татарстан һәм Чаллының илдә беренчеләрдән булып, махсус хәрби операция башлануга 3 айдан соң хәрбиләргә гуманитар йөк җибәрүләрен һәм бу эшне әле дә дәвам итүләрен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә, шундый бердәмлек, битараф булмау һәм ышанычлы тыл Россия хәрбиләре өчен зур әһәмияткә ия. 

Форумда ТР Рәисе Рөстәм Миңеханов Указы буенча барлыкка килгән Электрон мактау тактасы проектын тәкъдим иттеләр. Проект иң яхшы хезмәт традицияләрен саклауга һәм туган як үсешенә өлеш керткән кешеләрне хөрмәтләү максатын күздә тота. 

"Нәтиҗәгә эшлибез!" муниципаль форумы Татарстанның барлык шәһәр, районнарында үтә. Аларның төп максаты — "Бердәм Россия" партиясенең Халык программасын тормышка ашыруга нәтиҗә ясау, нәтиҗәләр турында фикер алышу һәм халык белән бергә хәл итү өчен яңа бурычлар билгеләү. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бердәм россия Чаллы мэры Әлфия КОГОГИНА