Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәрбиләрне дәвалауга игътибар артачак

Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Мэр Наил Мәһдиев Санкт-Петербургта хәрби-медицина академиясендә  булып, яралы Чаллы хәрбиләре белән очрашты. Егетләр анда дәваланалар.

Мэр әлеге учреждение җитәкчелеге белән үзара хезмәттәшлек турында сөйләшүләрен әйтте.

«Бу безнең өчен файдалы булачак», – диде ул. Наил Мәһдиев бу атнада сугыш ветераннары госпиталенә барачагын әйтте. Биредә махсус хәрби операциядән яраланып кайткан хәрбиләрне дәвалау, тернәкләндерүгә игътибар арттырылачак.

 «Без хәрбиләребезне Мәскәүнең Бурденко һәм Санкт-Петербургның хәрби-медицина академиясендәге кебек дәваларга тиеш. Бу учреждениенең максаты шул», – дип искәртте ул. 

Сүз уңаеннан, ул яралы хәрбиләргә һәм махсус хәрби операциядәгеләргә  ярдәм дәвам ителәчәген әйтте. Чираттагы гуманитар йөк туплауны тизләтергә кушты.

«Апрель башында махсус хәрби операция зонасына чираттагы командировкага барырга җыенабыз. Егетләргә ярдәм итү – безнең эшебез», – диде ул. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Чаллы мэры яралы солдат