Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хастаханәнең беренче җитәкчесе истәлегенә мемориал такта куелды

Ул Чаллының сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткән шәхес иде.

Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә беренче баш табиб Ирек Ишкинеев  истәлегенә мемориал такта барлыкка килде. Тантаналы чарада башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов, табиблар, Ирек Гасыймовичның уллары катнашты. 

Әлеге игелекле эшнең башында Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе баш табибы, шәһәр Советы депутаты Марат Мөхәммәдиев торган. «Бүген Чаллының ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе – заманча технологияләр кулланып, кешеләрнең сәламәтлеген кайтаруда уңышлы эшләүче алдынгы учреждениеләрнең берсе. Моңа Ирек Гасыйм улы Ишкинеев хастаханә төзелгәндә үк нигез салган. Аннары 16 ел баш табиб булып эшләү дәверендә үз эшенең барлык нечкәлекләрен белгән хезмәткәрләрдән торган коллектив туплаган», – диде Марат Фәнисович. 

Ирек Ишкинеев ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсендә 1973 елда баш табиб булып эшли башлый. ТАССРның атказанган табибы, СССР сәламәтлек саклау отличнигы исемнәренә лаек була. Ул –  «Почет билгесе», «Халыклар дуслыгы» орденнары кавалеры. 

Ирек Гасыймович лаеклы ялга чыккач, игелекле эшләрен дәвам итте. Сидоровка бистәсендә мәчет төзде.  Аның имамы булып эшләде, умартачылык белән шөгыльләнде.

Чаллының сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткән шәхес Ирек Ишкинеевның рухы шат, урыны җәннәттә булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: умартачы сәламәтлек саклау атказанган табиб