Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хатын-кыз танышын кыйнап үтергән

Җинаять эше кузгатылды.

Июль аенда Чаллыда коточкыч җинаять кылынган. Шәһәрнең 52нче бистәсендәге бер фатирда хатын-кызлар спиртлы эчемлекләр эчкәннәр. Берара алар арасында бәхәс чыккан. 

41 яшьлек хатын-кыз шешәдәшен каты кыйнаудан да тайчынмаган. Нәтиҗәдә зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән урында җан биргән.
Үтерүдә шикләнелүче хатын-кызның берничә тапкыр хөкем ителүе мәгълүм. 

Аны хокук саклау органнары хезмәткәрләре тоткарлаган. Аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 111нче маддәсе 4нче бүлеге буенча җинять эше кузгатылган. Ул саксызлык аркасында кеше үтерүдә шикләнелә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем