Чаллыда хезмәт хакы 121 процентка арткан
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хезмәт хакы 121 процентка арткан

Кайбер предприятиеләр хезмәт хакын күтәреп кенә калмаган, штатны да киңәйткәннәр.

Шәһәр предприятиеләрендә уртача хезмәт хакы 121 процентка арткан. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова хәбәр итте.

«КАМАЗ» ГАҖдә хезмәт хакы 12,8 процентка яисә 231, 6 млн сумга, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыятендә НДФЛ  21,3 процентка арткан. «ТЭМПО» компаниясендә дә үсеш күзәтелә. «Ремдизель», «ЗТЭО», «Сетевая компания» һәм башка предприятиеләр хезмәт хакын күтәреп кенә калмаганннар, штатны да киңәйткәннәр. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев