Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ЗАГС идарәсенең элеккеге башлыгын кулга алдылар

Нидә шикләнелә?

ТР Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Гөлшат Нигъмәтуллина төнне изоляторда уздырды. «БИЗНЕС Online» мәгълүматлары буенча аны кичә кич Чаллыда кара-каршы утыртып сөйләшүдән соң кулган алганнар.

ТР Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләрне тикшерү буенча 6нчы бүлек хезмәткәрләре элеккеге җитәкчегә карата РФ Җинаять кодексының 159нчы маддәсе буенча (мошенниклык) һәм РФ Җинаять кодексының 286нчы маддәсе ( вазифаи вәкаләтләрен арттыру) буенча эш кузгаткан иде. 

Якынча мәгълүматлар буенча Нигъмәтуллина 2020 елда ТР ЗАГС архивын цифрлаштырган өчен премия алган. Зыяннның күләме әлегә билгесез. 

Бу эштә катнашуда шикле булган Чирмешән һәм Бөгелмә районнары ЗАГСлары җитәкчеләре Гөлназ Закирова белән Элла Демченко, сектор мөдирде Ландыш Шәрәфетдинова, май аенда аэропортта ТР ЗАГС идарәсе җитәкчесенең элеккеге урынбасары Ренат Әхмәтҗанов кулган алынган иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: загс мошенниклык кулга алынды