Чаллыда ЗАГСка мотоциклларда килгәннәр
Бу хакта тантаналар сарае җитәкчесе Равилә Зарипова хәбәр итте.
Чаллыда узган елда 3000нән артык гаилә барлыкка килде.
ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, егетләр һәм кызлар күбрәк матур даталарны сайлыйлар. Узган ел ул 25 саны кергән дата иде. 25 августта – 73, 25 декабрьдә 41 пар язылышты.
Яшьләр язылышу тантанасын истә калырлык итеп үткәрергә тырышалар. Узган ел ЗАГСка мотоциклларда, тракторларда, велосипедларда килүчеләр дә булды. Бер тренерны ЗАГСта үзенең футбол командасы каршы алды. Милли традицияләр рухында киенеп килүчеләр дә бар.
Фото ЗАГС идарәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев