Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда зур спорт чаралары

Бу хакта матбугат конференциясендә билгеле булды.

Февраль аенда Чаллыда масштаблы спорт чаралары: "Татарстанның чаңгы юллары", милли көрәш буенча Бөтенроссия бәйгесе һәм Салаватның хәйрия автоузышлары уза. 

 Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы Ренат Әхмәтшин әйтүенчә, кышкы спорт сезоны чаңгы ярышлары белән башланып китә. Ул 7 февральдә Яр буе паркында була. Анда 5 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

"Чаңгы ярышлары - спорт кына түгел, ул Професмионалларны һәм чаңгыда шуарга яратучыларны берләштерә торган кышның бизәге", - диде матбугат конференциясендә Ренат Әхмәтшин. Старт рәсми төстә 11 сәгатьтә башлана. Дистанция төрле категорияләргә төрлечә. Мәсәлән, балалар бакчаларына йөрүчеләр өчен - 400 метр, спортчыларга 3,5 км. 

 Финишка беренче килүчеләргә медаль, диплом һәм иганәчеләрнең бүләкләре тапшырылачак.

 12-14 февральдә Боз сараенда герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә милли көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары була.

Быел ул Чаллының -400, Му а Җәлилнең тууына -120 һәм КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышлана. 

Анда илебезнең төрле төбәкләреннән 400дән артык көрәшче катнашыр дип көтелә. Чаллы данын "Витязь" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче спортчылар яклый. Ярышларны тантаналы ачу 13 февральдә 11 сәгатьтә була. 

 Салават Кубогына 30нчы юбилей автоузышлары 21-22 февральдә ипподромда уза. Россиянең танылган пилотлары боз трассасында 4 дисциплина буенча узышачак.

Бу илебездәге бердәнбер хәйрия узвшлары. Приз фондының бер өлеше һәм старт взнослар быел да ятимнәр йортына җибәреләчәк. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия спорт ярышлары Салават Фәтхетдинов