Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы “Җәмигъ” мәчетен тышлый башлаячаклар

Наил Мәһдиев төзелеш барышы белән танышты.

“Җәмигъ” мәчете төзелеше нинди темпта бара - шулай дәвам итәчәк. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев төзелеш объектын караганда шулай дип белдерде. Ул башкарылган эшләр һәм планнар белән танышты.

Җәйгә эшләр җитәрлек. Июнь ахырына манараларны күтәреп бетерәчәкләр. Кечкенә манараларның биеклеге 57 метр, зурлары - 81 метр. Хәзерге вакытта алар 18 метрга гына күтәрелде. 10нчы июльгә 2 ярымай да урнаштырырга планлаштыралар. Августка 5 гөмбәз әзер булачак (аларның саны - 7). Соңыннан мәчетнең тышкы ягын ясауга керешәчәкләр. Исегезгә төшерәбез, ул ап-ак мәр-мәр белән тышланачак. Шәһәргә Магнитогорсктан 20 тонна материал кайтартылды. 

Мәчетне мәр-мәр белән тышлау һәм тәрәзәләрне кую белән "Евростиль" компаниясе шөгыльләнәчәк. 

Белгечләр әйтүенчә, “Җәмигъ” Татарстанда иң биек мәчет булачак. Ул 3 меңгә якын кеше сыйдырышлы. Мәчетнең кайчан төзелеп бетәчәге әлегә төгәл билгеле түгел. Ул иганәчеләр, сәдака бирүчеләр тарафыннан төзелә. 

Фотолар Башкарма комитетының матубгат хезмәте һәм "Җәмигъ" мәчете сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа мәчет