Чаллыдагы зур предприятие эшчеләре ач калачак?!
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдагы зур предприятие эшчеләре ач калачак?!

Роспотребнадзор идарәсе шикаяте буенча суд карар чыгарды.

Чаллы суды агулану очрагы ачыкланган шәһәр предприятиесе ашханәсен япты. Хәзер ул 3 ай буе эшләмәячәк. Мондый хөкем карары ТР Роспотребнадзор идарәсе белгечләре шикаяте нигезендә чыгарылды. Исегезгә төшерәбез, 14 апрельдә предприятие ашханәсендә ашаганнан соң, 14 кеше хастаханәгә эләкте. 7 кешедә норовирус ачыкланды. 

Роспотребнадзор белгечләре тикшерү үткәрде. Аш-су бүлмәсенең санитар яктан канәгатьләнерлек булмавы, ризык әзерләгәндә пешекчеләрнең куллану вакыты чыккан һәм маркировкасыз азык-төлек кулланылуы да ачыкланды.  Шулай ук савыт-саба, инвентарь эшкәртүдә дә кагыйдә бозулар бар. Ашханәдә эшләүче 7 хезмәткәрдә норовирус таптылар. Бу хакта монда язып чыктык. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


роспотребнадзор коронавирус агулану

Нет комментариев