Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 12 тоннага якын иске кием озаттылар

Алардан нәрсә ясаячаклар?

Чаллы һәм Түбән Кама халкыннан җыелган иске киемнәрне Иваново һәм Мәскәү өлкәсенә җибәрделәр. Анда аларга яңа "сулыш" өрәчәкләр.

"12 тоннадан артык таушалган кием-салым. Фура шыгрым тулы. Өч айга бер шулай җыеп озатабыз. Алардан идән юу чүпрәкләре, матрас эчлекләре ясаячаклар", - ди "Хәер ярдәм үзәге" җитәкчесе Сергей Беленков. 

Исегезгә төшерәбез, иске киемнәрне "Арзан", "Сити Молл", "Алтын Ай", "Глобус" сәүдә үзекләрендә һәм ГЭС бистәсенең Универсам янында урнашкан контейнерларга җыялар. Арасыннан яхшыларын сайлап, мохтаҗларга тараталар. Бик таушалган киемнәрне хайваннар приютына илтеп бирәләр. Алар эт-песиләр астына җәю өчен тотыла. Чүпрәк-чапракларның калган өлеше эшкәртүгә озатыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев