Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан 22 хәрби үлгәннән соң Дәүләт бүләгенә лаек булды

Мэр Наил Мәһдиев Орден, медальләрне аларның әти-әниләренә, гаиләләренә тапшырды.

Бүген Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт бүләкләренә лаек булган хәрбиләрнең орден, медальләрен аларның гаиләләренә, әти-әниләренә тапшырды. 

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән үлгәннән соң өлкән лейтенант Газинур Борһанов, сержантлар: Александр Сечин, Фәнис Солтанов; кече сержант Айрат Хөснетдинов; ефрейторлар: Рөстәм Галиуллин, Илнар  Морзаханов; рядовлар: Тимерлан Альжанов, Алексей Баранов, Рөстәм Гаймалетдинов, Кирилл Гоголкин, Алексей Ефимов, Рафис Имаметдинов, Дмитрий Корженко, Сергей Майоров, Айрат Мулахметов, Игорь Павлухин, Геннадий Садыков, Александр Сенчук, Андрей Черезов, Динар Шәрәфетдинов Батырлык Ордены белән бүләкләнде. 

Рядовой Вагиз Минибаев Батырлык Ордены һәм Жуков медале, рядовой Рөстәм Камалиев "Батырлык өчен" медаленә лаек булды.  

Батыр уллары, ирләренең бүләкләрен алырга килүчеләрнең генә түгел, әлеге чарага килүчеләр дә күз яшьләрен тыя алмады. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гадәттәгечә батырларча һәлак булган ир-егетләр, аларның якыннары адресына җылы сүзләр әйтте. 

«Сез һәр кеше өчен иң кадерле нәрсә - гомерләрен биргән үзегезнең кадерле, якын кешеләрегез белән горурлана аласыз. Алар - кулларына корал тотып илебезнең бәйсезлеген, данын яклаган чын геройлар. Илебез гимн тыңлаганда башыма уй килде. Безнең хәрбиләребез Россия гражданнары һәрвакыт үз гимнын ишетсен өчен барсын да эшлиләр. 

 Сезнең кайгыны юатырлык сүзләр дөньядагы бер телдә дә юк. 

Тормыш дәвам итә, балаларны, оныкларны үстерергә кирәк. 

Белегез, без үзебезнең геройларны онытмыйбыз, аларның исеме мәңгегә Чаллы тарихына кертелде. Без һәрвакыт сезнең белән булырбыз. Моңа бернинди дә шик булмаска тиеш. Илебез солдатларына, безнең хәрбиләребезгә мәңгелек дан", - диде ул. 

Каһарман якташларыбызның урыннары җәннәттә булсын. 

Гаиләләренә авыр кайгы килгән кешеләргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция үлем-китем Дәүләт бүләкләре Батырларга мәңгелек дан