Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан эшмәкәр ханым Белорусия чемпионы булды

«Бию минем күңелемне шатландыра», – ди ул.

Эшмәкәр Гөлнара Исламова көнчыгыш биюләре буенча Белорусия чемпионатында җиңү яулады һәм диплом, «Соло»  номинациясендә җиңгән өчен медаль белән бүләкләнде.
Гөлнара ханым – эшмәкәр, ике зур малай әнисе. Ул кыш көне бәкедә коена, фитнес үзәккә йөри. Үзенең репититорлык үзәге бар. 
Болар өстенә 9 ел көнчыгыш биюләре белән шөгыльләнә. Минскидагы чемпионатта җиңү өчен тырышкан ул. Хәрәкәтләрен кабатлаган,  концерт күлмәге тектергән.
Яшь булмаса да, аның күзләре яна. Тормыштан ямь һәм тәм табып яши. «Тормыштан ямь таба белсәң, бар эшкә дә өлегерп була. Бию минем күңелемне шатландыра», – ди ул. 

Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 
Фото Гөлнара Исламовадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чемпионат Җиңү бәйрәме «Гаилә» илкүләм проекты