Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 1100 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән

Чаллы мэры ТНВда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм турында сөйләде.

Бүген ТНВ каналында «Җиңү армиясенә кушыл!» дип исемләнгән 12 сәгатьлек телемарафон бара.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев турыдан-туры эфирда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары турында сөйләде. 

Чаллыда гражданнарны контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыру буенча масштаблы эш бара.  Сәламәтлекләре яхшы булган 18-60 яшьлек ир-егетләр контракт төзи ала. Контракт төзегән кеше 1,5 млн сум акча, эшкә урнашу мөмкинлеге ала. Аена 210 мең сум хәрби хезмәт хакыннан тыш аңа, 50 мең сумнан башлап гражданлык эш хакы да бирелә. 

Медицина белеме булган 18-45 яшьлек хатын-кызлар да контаркт төзи ала. 

«Җәмгыятьнең бердәмлегенә монда һәм хәзер нигез салына. Махсус хәрби операция шартларында кешеләр үзенә күрә тормыш имтиханы тапшыралар. Бу бердәмлек Чаллы һәм  ТР халкы, шәһәр һәм район башлыклары тарафыннан туплана. Без реаль эшләребез белән хәрби частьләргә ярдәм итеп, бердәмлеккә өлеш кертәбез. 
Россия Федерациясе – көч. Ул күпмилләтле халык тарафыннан яклана. Аны беркайчан беркем җиңә алмаячак. Дәүләт һәм  муниципаль шәһәр, районнар тарафыннан башкарыла торган барлык эшләр безнең уртак Җиңүебезне якынайта дип уйлыйм», – диде Наил Мәһдиев. 

Сүз уңаеннан, махсус хәрби операция башланганнан бирле Чаллыдан барлыгы 1 100 тоннадан артык гуманитар һәм шефлык ярдәме озатылган. 2024 башыннан җибәрелгән ярдәм 121 тонна тәшкил итә. 

Бер ел эчендә Татарстан шефлык итә торган шәһәргә  353 тоннан азык-төлек җибәрелгән. Эшмәкәр Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге волонтерлар командасы көн саен 5000нән артык кешене (өлкәннәр, хатын-кызлар, балалар, шулай ук хәрбиләр)  кайнар ризык белән тәэмин итә. Чаллы волонтерлары 3 млн.нан артык порция кайнар ризык әзерләгәннәр. 

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция