Чаллыдан СВО зонасына 50нче гуманитар йөк озатылды
Бу – «Север» төркеме хәрбиләренә яңа ел бүләге.
Бүген Чаллыдан хәрбиләргә махсус хәрби операция башланганнан бирле 50нче гуманитар ярдәм озатылды. Аның гомуми авырлыгы – 30 тоннадан артык.
Гуманитар йөкне озатырга депутатлар, җитәкчеләр, шәһәр мэры Наил Мәһдиев килгән иде.
«Бүгенге көндә 4,5 меңнән артык Чаллы ир-егете кулларына корал тотып, окопларда, блиндажларда яшәп илебез мәнфәгатьләрен яклый. Мондагы язуларда юкка гына «Без бергә!» дип язылмаган. Без махсус хәрби операция башланганнан бирле бергә. «Халык һәм армия бердәм», – дигән сүзләр Чаллы өчен аерым әһәмияткә ия», – диде Наил Гамбәр улы йөкне озату чарасында.
Бу юлы гуманитар ярдәм тупларга түбәндәге шәһәрдәшләр зур өлеш керткән: Олег Николаев, Николай Атласов, Иван Кузьмин, Константин Павлов, Харис Шәрифуллин, Евгений Михайлов, Илнур Закарин, Абдулхак Батюшов, Андрей Фомичев, Рөстәм Гайнуллов, Артем Капустин, Сергей Акульчев, Денис Васьков һәм «Мәдинә һәм аның командасы» инициатив төркеме.
36нчы мәктәп укучылары «Лето» позывнойлы хәрбигә шоколадлар һәм балалар хатлары салынган тартма тапшырдылар.
Хәрби бу бүләккә аеруча сөенде:
«Бу хатлар безгә көч бирә», – дип укучыларга һәм гуманитар йөк туплауга өлеш керткән кешеләргә рәхмәт әйтте.
Фотолар мэриянең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев