Чаллыдан хәрбиләргә 3,5 тоннадан артык гуманитар йөк җибәрелде
Бу хакта мэр Наил Мәһдиев хәбәр итте.
Бүгенге көндә 5 меңгә якын шәһәрдәшбез махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычын үти.
«Безнең хәрбиләр батырлык өчен дәүләт бүләкләренә лаек булды, – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев «Нәтиҗәгә эшлибез» форумында. – Гомерләрен Ватан биргән геройларның исеме «Ватан-ана» мемориалы стенасына мәңгелеккә язылды. Без аларга рәхмәтле».
Махсус хәрби операция башланганның беренче көненнән үк шәһәрдәшләр хәрбиләргә ярдәм итә.
Махсус хәрби операция зонасына Чаллыдан 3,5 мең тоннадан артык (1 млрд 470 млн сумлык) гуманитар йөк озатылды. Аның 2 мең тоннага якыны бюджет формалаштыручы предприятие «КАМАЗ» акционерлык җәмгыятеннән.
Фотолар шәһәр хакимиятеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев