Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан – хәрбиләргә, балаларга 127 тонна ярдәм

Эшмәкәр Рөстәм Гатин төркеменә - яңа машина.

Бүген Чаллыдан чираттагы гуманитар ярдәм колоннасы Лисичанскка китте. Алты фурага  һәм бер машинага  31 млн сумлык 127 тонна кирәк-ярак тутырылган.

Әлеге изге эштә җитәкчеләр, гади халык, мәктәп укучылары, студентлар, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр актив катнашты. Гуманитар йөкне озатырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. Ул гадәттәгечә башта игелекле сәфәргә китүче машина йөртүчеләр белән исәнләште, хәлләрен сорашты.

«Бүген катлаулы хәлдә калган кешеләргә матур сүзләр белән генә түгел, конкрет гамәлләр белән ярдәм итәргә кирәк. Без 1000нән артык хәрбигә, Татарстан шефлыкка алган Лисичанск халкына даими ярдәм итәбез. Аларга бу бик кирәк. Мин анда барып кайткач шуңа инандым: матди һәм рухи ярдәм аларны җылыта, Без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез», – дип искәртте шәһәр мэры Наил Мәһдиев үзенең чыгышында.

7 машинага азык-төлек, кием-салым, китап, уенчыклар, тормыш өчен кирәк яраклар, хәрбиләр өчен буржуйкалар, генераторлар, җылы-киемнәр балаларның хатлары һәм рәсемнәр һәм башкалар тутырылган.

Моннан тыш, эшмәкәр Рөстәм Гатин бригадасына шәһәр бюджеты акчасына Лисичанск халкын ашату өчен азык-төлек тә җибәрелде. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев башкарма комитет җитәкчсе Фәрит Сәлахов белән берлектә Рөстәм Гатин төркеменә 5,5 млн сумлык өр-яңа машина алу җаен да тапкан. «5 тонна сыйдырышлы  бу машина егетләргә  төрле җирләрдә яшәүчеләргә кайнар ризык ташырга кирәк», – диде шәһәр башлыгы. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция