Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә бер машина чәк-чәк җибәрәләр

Ел азагына кадәр тагын 40 кг тәм-том юллаячаклар.

Чаллының "39нчы комплекс" ТОС(территориаль иҗтимагый үзидарә) рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова хәрби операциядә катнашучыларга 30 кг чәк-чәк пешереп җибәргән. Аны ул 3 көн буе ясаган.

"Моңа кадәр дә 30 кг җибәргән идем инде. Барлыгы 60 кг булды. Моның кечкенә генә сере дә бар: быел миңа 60 яшь тулды. Ел азагына кадәр тагын 40 кг ясарга ниятләп торам әле" , - ди Мәдинә ханым.  

“Йөрәк җылыбызны кушып ясалган чәк-чәк” дигән язу ябыштырылган тартмаларны эшмәкәрләр Фларид Сафин һәм Марат Хәйбуллов бүләк иткән УАЗ машинасына тутырып җибәргәннәр. Шефлык ярдәменә техника, медицина кушеткалары, инвалид коляскалары һәм башка әйберләр белән Чаллы, Казан, Зәй волонтерларын берләштергән “Своих не бросаем 16” төркеме дә  кушылган. Барлыгы 20 тонналык гуманитар ярдәм җыелган.

Лилия Павлова фотолары
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт