Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыдан хәрбиләргә тагын гуманитар йөк җибәрелде

Аның күләме 15 тонна.

Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды. Ул шәһәр башкарма комитеты һәм «Логистика и Автоперевозки Татарстана» коммерциянеке булмаган оешма хезмәткәрләре белән берлектә тупланды.

Гуманитар йөк составында су, азык-төлек, элемтә өчен махсус җайланмалар, бинокльләр, рацияләр, кабельләр, аккумуляторлар, төнлә «күрә» торган приборлар һәм башка кирәк-яраклар бар.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев гуманитар йөк туплауга өлешләрен кертүчеләргә,  шәхсән «Логистика и Автоперевозки Татарстана» оешмасы җитәкчесе Михаил Левашовка рәхмәт белдерде. 

«Бу оешмада чын ирләр эшли. Михаил Григорьевич Левашов Әфганистанда хезмәт иткән, сугыш юлларын яхшы белә. Бу–  эшмәкәрлекнең шул төре белән шөгыльләнүче көчле, бердәм команда. Әмма ул эшмәкәрлек белән чикләнми, махсус хәрби операция зонасындагы ир-егетләрне сүздә генә түгел, гамәлдә кайгырта. Биредә эшләүчеләр СВО зонасындагы егетләргә даими ярдәм итәләр», – диде ул.

Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм МАХСУС хәрби операция