Чаллыга беренче тапкыр бөтен Россия патриархы Кирилл килде
Ул шәһәрдә төзеләчәк Воскресение кафедраль соборының нигез ташын изгеләндерде.
Бүген Чаллыга Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл килде. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатып йөри.
Дәрәҗәле кунакларны шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башка рәсми затлар каршы алды.
Вакыйгага бәйле рәвештә яңа храм барлыкка киләчәк участок янындагы юллар ябылды.
Патриарх Кирилл килү – Чаллы халкы өчен әһәмиятле вакыйга. Кешеләр тантана узачак урынга Патриарх килгәнче үк җыелды. Шулай итеп йөзләрчә дин тотучы әлеге тарихи вакыйганың шаһиты булды.
Храм биш гөмбәзле булыр, дип планлаштырыла, әмма аның проекты әле расланмаган. Ул 700 кешегә исәпләнгән булырга тиеш. Собор элеккеге парковка урынында төзеләчәк.
Нигез ташын изгеләндергәннән соң Патриарх Кирилл «КАМАЗ» фәнни-техник үзәге полигонында булачак.
Шәһәрдә «Җәмигъ» мәчете төзелә, әмма зур православие храмы әлегә кадәр юк иде. Воскресение соборы төп чиркәү бәйрәмнәрендә христианнар өчен төп дини үзәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев