Чаллыга эссе кайчан кайта?
Синоптиклар фаразы.
Алдагы көннәрдә Татарстан республикасы көнбатыш циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында булачак.
30, 31 июль һәм 1 августта күпчелек районнарда яңгырлар явып үтәчәк. 30 июльдә көчле явым-төшемнәр көтелә. Кайбер районнарда хәтта яшенләп явачак, дип фаразлый синоптиклар. Көчле җил чыгуы да ихтимал. Төнге сәгатьләрдә температура +11..+17 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +22..+27 градус булачак.
31 июль һәм 1 августта +19..+24 градус. 2 һәм 3 августта да һава торышы салкынча. Урыны белән яңгырлар, яшен һәм көчле җил көтелә. Төнлә температура +10..+15 булса, көндез +19..+24 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев