Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда органнарны күчереп утырту турында сөйләштеләр

Ул БСМП белән хезмәттәшлек итәргә тели.

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә Россиянең баш трансплантологы, В.И. Шумаков академигы исемендәге трансплантология һәм ясалма әгъзалар фәнни үзәге директоры Сергей Готье килде. 

БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиев иң беренче кунакны хастаханә эшчәнлеге белән таныштырды. Соңыннан эшлекле киңәшмә уздырды. Анда Чаллы ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе һәм трансплантология үзәге белән хезмәттәшлек турында сүз барды. Искәртергә кирәк, трансплантология үзәгенең бавыр, йөрәк, бөер һәм ашказаны асты бизен күчереп утырту буенча тәҗрибәсе зур. 

Санкт-Петербургтан Сергей Скороделов - ачык мисал. Чаллы табиблары аның йөрәгенә операция ясап, Мәскәү трансплантология үзәгенә озаткан иде. Аңа донор йөрәге күчереп утырттылар (монда яздык).

Фотолар БСМП матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев