Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга «Татарстан - казанышлар республикасы» автобус марафоны килде

Мәртәбәле кунаклар илебезнең, республиканың, шәһәрнең уңышлары турында сөйләделәр.

Чаллыга "Татарстан - казанышлар республикасы" автобус марафоны килде. Әлеге проект кысаларында Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты Светлана Захарова, ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина республиканың соңгы елларда ирешкән уңышлары турында сөйләделәр. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев әйтүенчә, РФ Президенты Владимир Путин игълан иткән милли проектлар кысаларында Чаллыда соңгы берничә елда 9 мәктәп, 26 балалар бакчасы төзелде, бик күп юллар, иҗтимагый киңлекләр ремонтланды

"Болар барысы да кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен эшләнә", - диде ул. 

"Милли проектларның кеше капиталына кагылышлылары Татарстанда, Чаллыда гамәлгә ашырыла. Казанда - яңа йогышлы авырулар хастаханәсе, балалар онкология, гемотология үзәге, Чаллыда онкология үзәге төзелде. Автокаланың йогышлы авырулар хастаханәсе төзекләндерелде. Республикада гомер озынлыгы 75 яшь, балалар туу арта. Гератрия хезмәте колач җәя, бу өлкәннәрнең актив тормыш алып баруына ярдәм итә. Киләчәктә Татарстанда һәм Чаллыда поликлиникалар ремонтланачак. Халыкка уңайлы шартларда медицина хезмәте күрсәтелергә тиеш", - диде ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова. 

Мәгариф һәм фән министры Алсу Әсәдуллина исә укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү буенча башкарылган кайбер эшләргә тукталды. Тиздән Казанда укытучыга һәйкәл куелачак, КФУда мәгариф һәм укытучылар музее ачылачак. Ул Чаллы мәктәпләренә, укытучыларның хезмәтенә югары бәя бирде.

ТР Дәүләт комитетының бюджет, салымнар һәм финанслар буенча комитет рәисе Леонид Якунин үзенең чыгышында Россия һәм Татарстанның дөрес юлдан баруын ассызыклап бу эшне дәвам итәргә кирәклеген искәртте.

"Россиядә милли проектларны тормышка ашыруга 2 триллион 983 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу акчага ил буенча 900 медицина, 800 мәгариф учреждениесе төзелде. Татарстанга 180 млрд сум (аның 130 Россия казнасыннан) бирелде. Бу акчага шәһәрләр генә түгел, авыллар да яңартыла, яңа объектлар барлыкка килә", - диде ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча Милли проектлар