Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга зур кунаклар килә

Алар шәһәрдә “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектының тормышка ни рәвешле ашырылуы белән танышачак.

10 ноябрьдә Чаллыда “Хезмәт җитештерүчәнлеге” милли проектын тормышка ашыру буенча пресс-тур оештырылачак. Шәһәргә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карповның килүе көтелә.  

Милли проект сакчыл җитештерү культурасын популярлаштыру һәм предприятие эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген арттыруда ярдәм күрсәтүне күздә тота. Lean-технологияләр кертү һәм хезмәткәрләрне аларны кулланырга өйрәтү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Бүген милли проектта республиканың 232 предприятиесе катнаша. Аларның 61е Чаллыда урнашкан. Пресс-тур кысаларында «АЗ РариТЭК» һәм «КАМА-Энергетика» предприятиеләре эшчәнлеге белән танышачаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев