Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллылар фронтка тагын 20 тоннадан артык гуманитар йөк озаттылар

«Хәрбиләр Чаллы халкына, волонтерларга рәхмәт әйтә», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев гуманитар йөк озатканда.

Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына 9 млн сумлык  гуманитар йөк җибәрелде. Бу юлы шефлык ярдәме составында 6 тизйөрешле мотоцикл, арбалы квадроцикл, тепловизорлар, монокулярлар, квадрокоптор, дроннар һәм аларга махсус җиһазлар бар иде. 

«Ватанның иң яхшы уллары кулларына корал тотып алгы сызыкта илебез мәнфәгатьләрен яклый. Без сезнең белән бергә аларга ярдәм итәбез. Махсус хәрби операция зонасында улларыбыз, дусларыбыз, туганнарыбыз хезмәт итә. 

Армия һәм халык бердәм дигән сүзләрне Чаллыда без реаль эшләребез белән даими раслыйбыз. Күреп торасыз, без һәр атна диярлек гуманитар йөк озатабыз. Без депутатлар,предприятие һәм оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, игелекле кешеләр булышлыгы белән бу юлы 20 тонна кирәк-ярак тупладык. 

Мин махсус хәрби операция зонасындагы егетләребез белән даими очрашып, сөйләшеп торам. Алар беренче чиратта Чаллы халкына, волонтерларга рәхмәт әйтә», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев гуманитар йөк озатканда. 
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция