Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллылылар киләсе елда төзекләндереләчәк иҗтимагый киңлекне сайлый ала

Онлайн-тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк

Чаллы буенча исемлектә  барлыгы алты объект катнаша: Фикрәт Табиев исемендәге яр буе (бишенче чират); Боровецкий чишмәсе территориясе; Саначин яр буе; Виктор Поляков урамындагы 64 нче комплекс скверы; Яшьлек проспектындагы 26 нчы комплекс скверы; Рәис Беляев проспектында урнашкан 38 нче комплекста Ринат Гыйләҗев исемендәге сквер.

Тавыш бирү ысуллары: zagorodsreda.gosuslugi.ru сайтында, моның өчен Дәүләт хезмәтләре порталы аша авторизацияләнергә кирәк; «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша; тавыш бирү волонтерлары ярдәмендә – аларны «Добрый Татарстан» дип язылган киемнәреннән танып була.

Бер кеше бары тик бер генә иҗтимагый киңлек өчен тавыш бирә ала.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, «мондый конкурс уңай үзгәрешләрнең юл күрсәткеченә әверелде». Иҗтимагый киңлекләр өчен тавыш бирү «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында уза.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев