Чаллылылардан - хәрбиләргә ярдәм
Бу юлы 35 тонна йөк җибәрелде.
Бүген Чаллыдан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк озатылды.
35 тонна йөкнең 20 тоннасын "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз", "Без бергә" волонтер төркемнәре җыйган.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев гуманитар йөк тупларга ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт белдерде.
"Махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм өчен зур рәхмәт. Чаллы үз кешеләрен ташламый", - диде ул.
Фотолар Наил Мәһдиевның "Вконтакте" битеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
                                                    
                                                
                        
                    
Нет комментариев