Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыны дәрәҗәле бәйгедә бүләкләделәр

Бүләкләү тантанасы Казанда үтте.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ел саен «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» бәйгесе үткәрә. Шушы көннәрдә аның 2021 елгысына нәтиҗә ясалды. Бүләкләү тантанасы Казанда үтте.  Чаллы әлеге бәйгедә II дәрәҗә диплом алды. 

«Төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие, учреждение, башка оешма» номинациясендә Чаллының «Горзеленхоз» предприятиесенә беренче урын бирелде. Җиңүчеләргә акчалата премия тапшырылды. 

Бүләкләү тантанасында ТР  төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов җиңүчеләрны  якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы