Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыны Яңа елга бизи башладылар

Җиңү паркындагы чыршыга 622 метр гирлянда элделәр.

Чаллының «Ял һәм мәдәният паркы» оешмасы хезмәткәрләре шәһәрнең җәмәгать урыннарын Яңа ел бәйрәмнәренә бизи башлады. Бу көннәрдә алар Җиңү паркындагы чыршыны матурлады, 622 метр гирлянда элде. Тагын 1 меңен паркның җәяүлеләр зоналарына урнашытрачаклар. Шундый ук эшләр ГЭС бистәсендәге паркта да көтелә.

Шулай ук каланың Шишкин бульвары да Яңа елга төсле утларга күмеләчәк. Биредә елдагыча чын чыршыны бизәячәкләр, баганаларга төсле шарлар эләчәкләр.

Инде хәбәр иткәнебезчә, Чаллының төп проспектлары да бәйрәм төсмере алачак. Агачлар да, яктыркыч корылмалар да светодиод гирляндалар белән бизәләчәк. Бүгенге көнгә инде аларны Тынычлык проспектына урнаштырдылар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев